Күбәләкләр
Доньяны ямләндереп.
Сокланып елаек бергә,
Гүзәллеккә күмелеп.
Биий сымак күбәләкләр,
Матур күлмәкләр киеп.
Кәефләрне күтәрәләр,
Шул биюне күрсәтеп.
Кыска булса тормышлары,
Яшәмиләр ашыгып.
Авыр булса язмышлары
Оча алар җитешеп.
Оча җирдә күбәләк,
Доньядагы бер бүләк.
Җиңел очуына карап,
Әйдә яшик бергәләп.